Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир участогына ялган документ та биргәннәр, ЮХИДИ инспекторына акча да төрткәннәр

Район прокуроры Марат Әхәтов биргән мәгълүматларга караганда, быелның беренче кварталында районда барлыгы 131 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 11гә, ягъни 7,4 процентка күбрәк. 131 җинаятьнең 105е ачылган. Бу күрсәткеч узган елга караганда начаррак. Быел авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр арткан. Саннарның артуы шуның белән дә бәйле,...

Район прокуроры Марат Әхәтов биргән мәгълүматларга караганда, быелның беренче кварталында районда барлыгы 131 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 11гә, ягъни 7,4 процентка күбрәк. 131 җинаятьнең 105е ачылган. Бу күрсәткеч узган елга караганда начаррак.

Быел авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр арткан. Саннарның артуы шуның белән дә бәйле, быел «Бакчасарай» бакчачылык ширкәтендә бик күп урлаулар теркәлгән һәм алар ачылган.
Җәмәгать урыннарында, исерекләр һәм балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә күбәйгән. Мәсәлән, Чаллыдан бер яшүсмернең бакча йортыннан биш тапкыр әйбер урлаганы беленгән. Ә элек хөкем ителгәнннәр тарафыннан эшләнгән кырын гамәлләр узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда ике тапкыр кимегән.
Шәхескә карата эшләнгән вак җинаятьләрнең, ягъни кыйнауларның сәламәтлеккә җиңелчә зыян салуларның, үтерү белән янауның кискен артып китүен искәртә район прокуроры. Узган ел бу чорда андыйлар 24 булса, быел 46 теркәлгән. Бу җинаятьләр барысы да ачылган.
Уен автоматларын юкка чыгару буенча да районда эш дәвам итә. Ел башында «Ранг-Ойл» ягулык салу станциясеннән, Яр Чаллы - Зәй юлындагы «Чулпан» кафесыннан, Боровецкоедагы бер ял базасыннан уен автоматлары алынган.
Өч айда коррупцион характердагы 14 җинаять теркәлгән. Аның 10ысы бер авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәренең ялган документлар ярдәмендә җир участоклары рәсмиләштерүе белән бәйле. 2 тапкыр ЮХИДИ инспекторына ришвәт төртү, 2 тапкыр бакчачылык ширкәте рәисләренең участокка ялган документлар бирү фактлары ачыкланган. Апрель башында тикшерү комитеты җир участокларына ялган документлар биргән тагын бер элеккеге авыл җирлеге башлыгына карата җинаять эше кузгатылган. Коррупция белән бәйле тагын берничә очракка карата җинаять эшләре ачу өчен бүген материаллар туплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев