Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салым исәбенә юллар төзекләнә

Район хакимиятендә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә «Район капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгәрәев үзара салым акчаларына авыл юлларын төзекләндерү, тәртипкә китерү турында сөйләде. 

Район балансына барлыгы 92 млн 743 мең 607 сум күләмендә үзара салым акчасы күчкән. Шуның 22 млн 322 мең 450 сумы халыктан җыелган, 70 млн 422 мең сумга якын акча республика бюджетыннан килгән. Шуның 65 млн сумга якыны юл төзекләндерү эшләренә җибәрелгән. 
 Әйтик, Олы Шилнә авылының Камская урамындагы юлларны ремонтлау өчен «Кордорстрой» ҖЧҖ белән 300 мең сумлык контракт төзелеп, 159 метр юлга вак таш түшәлгән. Белоус поселогында исә шул ук оешма озынлыгы 276,2 метр һәм киңлеге 1,2 метр булган тротуар салган. 
 Олы Шилнә авылының Васильковая урамындагы 232 метр озынлыктагы юлда «АвтоСтрой» ҖЧҖ җәмгысе 1 млн 330 мең сумлык эш башкарган. Ильбухтиноның Верхняя урамындагы юлның 109,8 метрын яңартканнар. Бу эшне «Стройресурс» оешмасы үтәгән. Бәтке авылындагы Ветвистая урамында да 158 метр юлны тәртипкә китергәннәр. Бу эшне шәхси эшмәкәр А. Логинов башкарып чыккан. 
 Сосновый Бор поселогындагы Полевая, Овражная урамнарындагы юлларны да тәртипкә салганнар. Полевая урамындагысының 200 метрын, Овражная урамы буенча 275 квадрат метрга якынын ремонтлаганнар. 
Яңа поселогындагы Гайнуллин, Молодежная урамнарында булган юлларга 195 мең сумлык төзекләндерү эшен уздыру да күздә тотыла. Моның өчен «Кордорстрой» ҖЧҖ белән контракт төзелгән. Шулай ук поселокның Сабиров урамында юлның 550 метрын, Есенин урамы буенча 160 метр юл тасмасын рәткә китергәннәр. Моннан тыш, Яңа поселогының Татарстан урамында урнашкан балалар мәйданчыгы территориясендә дә төзекләндерү эшләре үткән. Барлыгы биредә «Малыши Крепыши» ҖЧҖ 250 мең сумлык эш башкарылган. 
 Әҗмәкәй авылында Хәсән Туфан урамы буенча 397,7 метр озынлыктагы юл вак таш белән ремонтланган. Әлеге эшләрне шәхси эшмәкәр Р.Заһитов башкарган. 

/ Фотолар авыл җирлекләреннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев