Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законсыз рәвештә чыршы сатучыларны тикшерәләр

Бүгеннән район территориясендә «Чыршы» дип аталган оператив-профилактик чара башлана. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ылыслы агачларны законсыз рәвештә кисү һәм сатуны тыю максатыннан әлеге чараны район Эчке эшләр бүлеге һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үткәрә. Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре бүлеге башлыгы Илназ Байдугановның хәбәр итүенчә, рейдлар, нигездә, «Түбән Кама»...

Бүгеннән район территориясендә «Чыршы» дип аталган оператив-профилактик чара башлана. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ылыслы агачларны законсыз рәвештә кисү һәм сатуны тыю максатыннан әлеге чараны район Эчке эшләр бүлеге һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үткәрә.

Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре бүлеге башлыгы Илназ Байдугановның хәбәр итүенчә, рейдлар, нигездә, «Түбән Кама» милли паркы территориясендә, «Татарстан» урманчылыгы юнәлешендә һәм ылыслы агачлар үскән башка урыннарда алып барылачак. РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.28 маддәсе кысаларында, урман үсентеләрен законсыз кискән өчен гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.

Район башкарма комитеты яки авыл җирлеге белән килешенмәгән, ягъни рөхсәт ителмәгән мәйданчыкта чыршы сатасың икән, шулай ук административ беркетмә төзелә. Штрафлар гражданнарга 2 мең сумнан башлана. Әгәр урман хуҗалыгына килгән зыян 5 мең сумнан арта икән, кырын гамәл кылучыга карата җинаять эше дә ачылырга мөмкин. «Чыршы» операциясендә катнашучылар бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнүгә рөхсәт бирүче лицензиядән башлап, барлык документларны да тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев