Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үз-үзеңә психолог» клубы утырышы узды

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова «Үз-үзеңә психолог» яшүсмерләр клубы программасын тормышка ашыру кысаларында «Психологик контракт» дигән темага дәрес үткәрде.

Дәрес үзаңны үстерүгә һәм тирә-юньдәге кешеләрнең психологик характеристикаларын билгеләүгә юнәлтелгән иде. Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес вакытында балалар берләшүгә юнәлдерелгән практик күнегүләр ясадылар, аннан соң психолог белән берлектә «Психологик контракт» төзеделәр. Дәрес ахырында психолог план язу һәм аны тормышка ашыру өчен максат куюның мөһимлеген билгеләп үтте, дип язалар безгә «Шәфкать» үзәгеннән.

Фото «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре тарафынан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев