Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Үз укытучың турында сөйлә” видеороликлар конкурсы игълан ителде

Бәйгегә 1,5 минуттан да артык булмаган бер видеороликны (видео, фотофильм, мультипликация) кабул ителә.

Педагоглар, ата-аналар һәм укучылар «Үз укытучың турында сөйлә» видеороликлар конкурсында катнаша ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурста катнашып, «Россиянең ел укытучысы» конкурсының төбәк этапларында җиңү яулаган финалистларга ярдәм итәргә була. Бәйге җиңүчесенә Россия Мәгариф минстрлыгының дәүләт белем бирү сәясәтен һәм мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру үзәге призы биреләчәк.

Һәр мәктәп теләсә нинди техникада башкарылган 1,5 минуттан да артык булмаган бер видеороликны (видео, фотофильм, мультипликация) күрсәтә ала.

Эшләр электрон почта аша aer@informika.ru 2019 елның 15 июненнән 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Җиңүче тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев