Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юкка чыгу куркынычы янаган һөнәрләр билгеле булды

Машина йөртүче, сатучы-консультант, кассир, оператор һәм документлар әйләнешенә бәйле һөнәрләр автоматлашуга таба бара. Бүген зур ихтыяҗ тудырган кайбер һөнәрләр киләчәктә, автоматлашу процессы нәтиҗәсендә, юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта бүген өченче Идел буе HR саммиты кысаларында узган "Идел буе регионының киләчәк һөнәрләре" матбугат конференциясендә билгеле булды. "Теләсә кайсы вуз яки магистратураны...

Машина йөртүче, сатучы-консультант, кассир, оператор һәм документлар әйләнешенә бәйле һөнәрләр автоматлашуга таба бара.

Бүген зур ихтыяҗ тудырган кайбер һөнәрләр киләчәктә, автоматлашу процессы нәтиҗәсендә, юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта бүген өченче Идел буе HR саммиты кысаларында узган "Идел буе регионының киләчәк һөнәрләре" матбугат конференциясендә билгеле булды.

"Теләсә кайсы вуз яки магистратураны тәмамласа да, югары дәрәҗәдәге белгеч булып чыкмый кеше. Эшкә урнашкач, ул үзе эшләгән оешмага яраклаша, - диде Head Hunter оешмасының электрон коммерцияләр директоры һәм халыкара проектлар җитәкчесе Андрей Облов. - Без күптән түгел Head Hunter да тикшерү үткәреп, "ак якалы" кешеләрне сораштырдык. Болар - менеджер, төрле белгечләр. Без аларга сез "зәңгәр яка"га күчәргә, эшче, һөнәрчеләр булып эшләргә әзерме?" дигән сорау куйдык. Сораштыруда катнашучыларның 30 проценты моңа әзер булуын белдерде. Калган 30 проценты билгеле бер шартларда эшче булырга ризалык бирде. Кешеләр бик җайлашучан. Хезмәт базарында берәр хәрәкәт булса, карьера баскычы буйлап өскә генә үрмәләми, ә һөнәрнең тармакларына да күчәргә әзер һәм моны нормаль күренеш дип кабул итә.

Андрей Облов дөньяның үзгәрүенә һәм шуңа бәйле рәвештә һөнәрләрнең алмашынуына да мисаллар китерде.

"Менделеев XX гасырның иң зур бәласе дип ат тизәгенә каршы көрәшне атаган. Ул вакытта атлар саны геометрик прогрессия белән арткан. Күз алдына китерегез, хәзер урамда - машиналар, ә ул вакыта атларда хәрәкәт иткәннәр. Ул, ат тизәген чыгарып бетерергә өлгермәсләр, урамда берәр метр калынлыгында тирес өелер, дип уйлаган. Ә алмашка машиналар килер, дип башына да китермәгән. Чынлыкта, кучер профессиясе юкка чыгып, алмашка шофер һөнәре килде. Мин үз улыма да бу хакта әйтәм. "Улым, мин сиңа 100 процент гарантия бирәм, син минем яшькә җиткәч, 25 елдан соң, хәзерге машиналарны йөртүне тыячаклар. Ул заманда бүгенге машиналарны йөртүче булмаячак. Беренчедән, без йөри торган машианалар куркыныч тудыра, чөнки автомобиль һәлакәтләрендә 35 мең кеше үлә. Ә автоматлашкан машиналар килгәч, дөрес анда да аварияләр булачак, әмма 100 тапкырга кимрәк. Әмма бу машина йөртүче һөнәре юкка чыга дигән сүз түгел. Ул хәзерге форматтан үзгәрә генә", - диде ул.

Казандагы Head Hunter оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Агапова теге яки бу һөнәр көннәрдән бер көнне юкка чыкмаячак, дип саный.
"Бу, беренчедән, озак процесс. Икенчедән, кайбер һөнәрләр, камилләшеп, икенче баскычка гына күчәчәк. Ә ниндидер яңалыкка омтылган, яңалыкка ирешкән профессияләр хезмәт базарында калачак. Әмма хәзерге заман шартларында эшне башкаручы гына булырга ярамый. Эшче һөнәрләргә дә ихтыяҗ булачак әле. Ниндидер өстәмә күнекмәләргә ия булган һөнәрләр, билгеле, популярлык казана.

Head Hunter оешмасының автоматлаштыру департаменты директоры Марина Хадина киләчәктә күп һөнәрләр автоматлашачак дигән фикердә.

"Без бүгенге көндә дөнья һәм Россия буенча зур тенденцияне күзәтәбез. Бу - һөнәрләрнең автоматлашуы. Склад эшчеләре, сатучылар, кассирлар автоматлаша бара. Бүген үк инде сатучы-кассир булмаган сәүдә нокталары билгеле. Сатып алучы кибеткә килеп, турникет аркылы керә дә, үзенә кирәк әйберне җыя. Алган товарлары өчен акча аның картасыннан автомат рәвештә алына. Киләчәктә нинди һөнәрләр юкка чыга дисәк, бу, әлбәттә, сатучы-конкультант профессиясе", - ди Марина Хадина.

Директор сүзләренчә, автоматлашу процесына дучар булачак тагын бер профессия ул - автомобиль йөртүче.

"Дубайда инде шоферсыз йөри торган берничә йөз машина паркы бар. Бу - әлегә пилот проект. Әмма ул безнең көндәлек тормышка үтеп керәчәк. Шулай ук рекрутинг (персонал сайлау) процессы да автоматлашуга дучар булачак. Мәсәлән, операторлар көнгә берничә мәртәбә йөзләгән кешегә шалтыратып, бер үк сорауны бирәләр яки бер үк хезмәт күрсәтүне тәкъдим итәләр икән, билгеле моны автоматлаштырып була. Операторлар бүген 80 % вакытын шуңа әрәм итә. Ә эш автоматлашкан очракта, күпме буш вакыт барлыкка килеп, аны башка мөһимрәк эшләргә сарыф итәргә була", - ди җитәкче.

Head Hunter оешмасының автоматлаштыру департаменты директоры Марина Хадина сүзләренчә, автоматлашу якын арада документлар әйләнеше һәм дистанцион укыту юнәлешләренә дә кагылачак.

Казандагы Head Hunter оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Агапова әйтүенчә, юкка чыгу мөмкинлеге зур булган профессияләр исемлеге алдагы ике ай дәвамында эшләнеп бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев