Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдыз Кормашев истәлекләре

Район архив бүлеге hәм Гиндукуш музее фонды истәлекле тарихи экспонатлар белән тулыланды. Район комитетының беренче секретаре Йолдыз Кормашевның тормыш иптәше Рәвилә Мөбарәк кызы аның шәхси документларын, фотографияләрен, кулъязмаларын тапшырды.

Йолдыз Вагыйз улы 1960 елдан алып 11 ел дәвамында Зәй районының «Якты Йолдыз» колхозын җитәкли. Аннары Чаллы район Советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.
1972 елда Й.В.Кормашев Чаллы район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1976 елдан Партиянең Тукай райкомы беренче секретаре, аннан соң партиянең Алабуга шәһәр комитеты беренче секретаре була. 1988 елда Й.В.Кормашев Кама аръягы төбәгенең эре агросәнәгать комбинатын җитәкли. 
Йолдыз Вагыйз улы гомере буе туган төбәгенә тугрылыклы булды. Үзенең эш тәҗрибәсен яшь буынга өйрәтеп калдырды. Ул Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, күп кенә медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев