Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылы караш һәм хөрмәт

Районда өлкән буынны хөрмәтләү декадасында күп төрле чаралар оештырылды. Бу хакта «Якты юл» газетасы даими рәвештә язмалар биреп бара. «Юктан да хәтер кала, аздан да күңел була», – ди халкыбыз. Яшь чагында кеше күп нәрсәләргә игътибар да итми, ә менә өлкәнәя барган саен, юктан да күңел кителә, диләр. Район җитәкчелеге өлкәннәргә игътибарлы. 

Безнең Иске Абдул авыл җирлегендә дә өлкәннәрне хөрмәтләү декадасында бик матур чаралар уздырылды. Мерәс авыл мәдәният йортында, һәрвакыттагыча, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һәм авыл үзешчәннәре катнашында концерт оештырылган иде. Без, өлкәннәр, авылдашларыбыз күрсәткән матур тамашаны бик яратып карадык. Мул табын артында сыйландык. Ил табынын бай итү өчен керткән фидакарь хезмәтебезне хөрмәтләп бүләкләр дә бирделәр. Бу матур чараны оештыручы китапханәче Илнара Харисовага, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга, мул табын хәстәрен күргән бухгалтерия хезмәткәрләренә авылыбызда яшәүче өлкәннәр исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. 
Кечеләргә – кечелекле, өлкәннәргә итагатьле булган авылдашларымның игелеге үзләренә әйләнеп кайтсын.

Фәридә ӘШРӘФУЛЛИНА,
Мерәс авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе. 

Фото Фәридә Әшрәфуллинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев