Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан Чаллы шәһәрендә митинг узды
Яңалыклар

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан Чаллы шәһәрендә митинг узды

Быел тукайлылар беренче тапкыр митингта шәһәр халкы белән берлектә катнашты.

«Җиңү Паркы» тукталышында 2 меңнән артык кеше җыелды. Шуның 150дән артыгы- Тукай районы оешмалары хезмәткәрләре. Халык колоннасы Тынычлык проспекты буйлап Азатлык мәйданына кадәр бердәм булып барды. Тукайлылар колоннасының алдында, халыкны сәламләп район башлыгы Фаил Камаев һәм аның ике урынбасары - Ленар Авзалов хэм Рөстәм Закиров барды. Мәйданда бәйрәм концерты һәм халык күңел ачулары оештырылган иде.

Биредэ район башлыгы әлеге чара буенча үз фикерләре белән уртаклашты:

- Бүген бәйрәм көне! Шушындый чара уздыру - электән килүче традиция. Ни өчен Тукай районы халкы читтә калырга тиеш?! Тукай районы һәм шәһәр халкы арасында аерма юк - халык бер үк, бер территориядэ яшибез.Шәһәр белән берлектә митингта катнашу инициативасын хуплап кабул иттеләр. Бик матур, тоз колонна булып бардык. Халык рәхәтләнеп ял итте, уңай хис-тойгылар алды. Киләчәктэ дә бу традиция дәвамлы булачак.


Нет комментариев