Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшәргә дә яшәргә иде

Сабый чакның күңелсез бер мизгеле булып икетуган абыйсын соңгы юлга озатырга киткән әниемне юксынып елаганым истә калган. Иң газиз кешеңне мәңгелеккә югалту, аны юксыну ачысының никадәр авыр икәнен әле ул чакта аңламаганмын.

Язмышка шулай язылгандыр: әни, сине иртә югалттык. Авыруың лаеклы ялда балаларың, оныкларың, якыннарың белән гөрләшеп яшәү мөмкинлеген чикләде.  
Үзеңне соңгы юлга озатып кайтып килгәндә оныгың: «Бүген фәрештә көнеме?» – дип сорады. Уйга калдым, хактан да, сине соңгы юлга озаткан җомга көнен нәкъ менә шулай дип атап булыр иде. Тыныч йокла, газизебез, урының оҗмах түрендә, рухың шат булсын иде.
Мөмкинлектән файдаланып, газиз кешебез – әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Нәсимә Нәкыйп кызы Зыятдинованы соңгы юлга озатуда ярдәм кулы сузган авылдашларга, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга, авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага, фельдшерыбыз Гөлназ Габидуллинага гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сау-сәламәт, бәрәкәтле-имин тормышлар насыйп булсын иде һәрбарчагызга.
Тормыш иптәше, балалары исеменнән кызы Гөлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев