Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр вакыты җитте

«Яшьләр вакыты» автобусы Татарстан районнары буенча сәяхәтен дәвам итеп, Тукай районына килеп җитте. Автобус пассажирлары – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре, республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары. Алар Иске Җирекле авылының ял паркында тукталды.

Тур ТР Президенты ярдә-ме белән «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул авыл яшьләренә үз-үзләрен ачарга, үстерергә, тормышның төрле өлкәләрендә үзеңне табарга булышлык итүгә юнәлтелгән. 
Лидер-сәяхәтчеләр авыл яшьләрен «Татарстан – мөмкин-лекләр территориясе» дигән белем бирү проекты белән таныштырдылар, грантлар, республика программалары турында сөйләделәр, районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру проектларын төзү нечкәлекләрен ачтылар. «Төп бурычыбыз – яшьләрне кузгату, берләштерү, сезнең тәкъдимнәрне тормышка ашыруга этәргеч бирү, булышу», – ди ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкиле Илнур Сәгъдиев. 
Яшьләр өчен Татарстанда мөмкинлекләр бик күп. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гына 2020 елда яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга 7 млн сум күләмендә грант каралган. Бүген дә яңа идеяләрне эзләү дәвам итә, шул чараларны кулдан ычкындырмаска кирәк.
Район яшьләре «Безнең район – киләчәк чагылышы» проектларын тәкъдим ите. Җюри әгъзалары – министрлык вәкилләре һәм район башлыгы Фаил Камаев. Жюри хөкеменә 12 проект тәкъдим ителде. Авторлар 16 яшьтән башлап 34 яшькә кадәр. Проектлар төрле юнәлештә. Әйтик, Князево мәктәбе укучысы Светлана Петрова тәкъдим иткән «Бөркет туганда» проекты районнан чыккан геройларны хөрмәтләүне күздә тота. «Патриот» проекты Круглое Поле поселогында хәрби хезмәт нигезләренә әзерлек, форпост отрядлары арасында ярышлар оештыру, физик үсеш буенча системалы дәресләр үткәрүне күздә тота. «ProЖизнь» проекты идеясе буенча укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен комплекслы эш оештыру кирәк. Волонтерларны эко эшчәнлеккә җәлеп итүне, физкультураны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышына кертүне күздә тоткан проектлар бар. 
Проектларны презента-цияләү ачыктан-ачык сөйләшү формасында барды. «Тукай районы яшьләре бик актив һәм креатив икән. Сезнең янган күзләрегезне дә, эшләү теләген дә күрәм», – дип билгеләп үтте Илнур Сәгъдиев. 
Иң яхшы проект дип «Яшьләр форумы» проекты табылды. Аның авторы – Лиана Сафиуллина. 10 сыйныфка баручы кыз районда яшьләр өчен форумнар уздыру традициясен кайтару яклы. Фаил Камаев киләчәктә Тукай районында яшьләр парламентының актив эшләвен теләде. Һәрбер җирлектә эшне дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештырырга сәләтле эшлекле яшьләр барланачак. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев