Районда яшьләр форумы узды. Әлеге чарада яшь буын вәкилләренә үз инициативаларын күрсәтү мөмкинлеге тудырылды. Форумда 20дән артык проект тәкъдим ителде.
Алар арасында яшьләр медиасы, аларның сәламәт яшәү рәвеше буенча инициативалары, яшь буынны негатив күренешләрдән саклау, патриотик тәрбия бирү кебек юнәлешләр бар иде. Бу форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда ярдәм итүче республика грантлары алу өчен беренче адым булды. Егет-кызларга бу очрашуда грант конкурсына гаризалар рәсмиләштерү буенча киңәшләр бирелде.
Нет комментариев