Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшәешне уңайлы итүчеләр

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу тармакның никадәр мөһим икәнлеген аңлатып торуның кирәге юктыр. Алар – халыкның тормышын уңайлы итүчеләр.

Риф Миңнекәев житәкчелегендәге «Татарстан коммуналь челтәрләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 18 авыл җирлегенә, ягъни барысы 22 меңнән артык кеше яшәгән 60 торак пунктка коммуналь хезмәтләр күрсәтә. Коммуналь хезмәтләрнең күләме елына 50 миллион сумнан артып китә, 7 миллион сумнан артык суммага ремонт-төзелеш эшләре башкарыла. 
Риф Сабирович Миңнекәев әлеге тармакта унбиш елдан артык эшли. Башта ул Тукай районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе директоры була, аннары «Тукай коммуналь челтәрләре» җәмгыятен җитәкли. Ә соңгы 11 елда «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖнең җитәкчесе. Әйтергә кирәк, Тукай районы торак-коммуналь хуҗалыгы эшенә аның катнашында күп кенә үзгәрешләр, проектлар, инициативалар кертелде.
Предприятие карамагында 79 су алу корылмасы, 100дән артык артезиан скважинасы, дүрт капотаж кое, 248 километр суүткәргеч челтәр, 68 километр канализация челтәре, 7 канализация-насос станциясе, 1 чистарту корылмасы исәпләнә. 
Предприятие шулай ук су челтәрләрен реконструкцияләү, су башняларын төзекләндерү һәм урнаштыру, су белән тәэмин итү, канализация системаларын төзү һәм реконструкцияләү, бакчачылык җәмгыятьләре территорияләрендә су алу җайланмалары урнаштыру белән шөгыльләнә. Алар районның торак пунктларын төзекләндерүдә, шул исәптән урам утларын ремонтлау, юлларны кардан чистарту, агачлар кисү, күперләрне ремонтлау һәм реконструкцияләү, фельдшер-акушерлык пунктлары, ветеринария участоклары, мәдәният йортлары, янгын депосы территорияләрен төзекләндерүдә һәм башка бик күп эшләрдә катнаша.
Предприятиенең уңышлы эшләве матди-техник базага бәйле. Бу юнәлештә дә күләмле эшләр башкарыла, техника яңартыла. Кеше факторы да мөһим роль уйный. Оешмада бүгенге көндә барлыгы 75 кеше хезмәт куя. Яктылыкка, җылылыкка, чисталыкка-пөхтәлеккә ирешү өчен әлеге өлкәдә эшләүче һәркемнең тырышлыгы, күңел җылысы, эшкә намуслы карашы кирәк. Биредә иң катлаулы хәлләрдә дә мөһим карарларны кабул итүче ышанычлы, тәҗрибәле җитәкче канаты астында профессиональ коллектив тупланган. «Һәр кеше үзенең мөһим ролен төгәл белергә, бер участокта да бернинди тукталыш булмаска тиеш», – ди Риф Миңнекәев.
– Торак-коммуналь хуҗалыгы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе булып тора. Безгә районыбыз халкына уңай шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Хезмәтебезнең тотрыклылыгы, коллективның һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели. Максатыбыз – районның һәр яктан төзек һәм яшәү өчен уңайлы булуын тәэмин итү, – ди Риф Миңнекәев. 
«Татарстан коммуналь челтәрләре»нең Тукай районы файдасына күпкырлы эшчәнлек белән шөгыльләнүе көн кебек ачык. Әлеге тармакта эшләүче, тирә-юньдәгеләргә яктылык һәм җылылык таратучы кешеләрнең үзләренә дә язмыш игелекләр һәм күңелле сюрпризлар бүләк итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев