Яшь һөнәрчеләрне «WorldSkills»та сыныйлар
27 ноябрьдән алып бүгенгә кадәр Татарстанда 2017-2018 чемпионат циклының «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkillsRussia) региональ чемпионаты узды. Ул 16-22 яшьлек конкурсантлар өчен «Ворлдскиллс» чемпионат хәрәкәте буенча 91 компетенциядә, 14-16 яшьлекләр өчен «Ворлдскиллс Юниор» юнәлешендә 23 компетенциядә үткәрелде. «Ворлдскиллс» стандартларында барлыгы 814 кеше һәм 764 эксперт катнашты, «Ворлдскиллс Юниор»да исә - 131 катнашучы...
27 ноябрьдән алып бүгенгә кадәр Татарстанда 2017-2018 чемпионат циклының «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkillsRussia) региональ чемпионаты узды. Ул 16-22 яшьлек конкурсантлар өчен «Ворлдскиллс» чемпионат хәрәкәте буенча 91 компетенциядә, 14-16 яшьлекләр өчен «Ворлдскиллс Юниор» юнәлешендә 23 компетенциядә үткәрелде.
«Ворлдскиллс» стандартларында барлыгы 814 кеше һәм 764 эксперт катнашты, «Ворлдскиллс Юниор»да исә - 131 катнашучы һәм 73 эксперт булды. Шулай ук Россиянең башка регионнарыннан да экспертлар катнашты. Региональ чемпионат нәтиҗәләрендә республикада иң яхшылары дип табылганнар тармаклар буенча федераль сайлап алу ярышларында һәм 2018 елда Көньяк Сахалинда «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkillsRussia) Милли чемпионат финалында катнашачаклар.
Чемпионат узган мәйданчыкларда мәктәп укучылары, студентлар да һөнәр юнәлешләре белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев