Ярыша-ярыша шигырь сөйләделәр
Яңалыклар

Ярыша-ярыша шигырь сөйләделәр

Халыкара туган тел көнендә Князево мәдәният йортында мәктәп укучылары катнашында «Туган телем – очар канатым» дип аталган шигырь уку кичәсе үтте.

Максатыбыз телебезне, халкыбызның традицияләрен онытмау, аларга мәхәббәт тәрбияләү иде. Бәйгедә 9 бала чыгыш ясады. Алар шигырьләрне рус һәм татар телләрендә укыды. Яшьтәшләре белән ярыша-ярыша, бик сәнгатьле итеп башкардылар. Җиңүчеләргә Князево авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов исеменнән дипломнар тапшырылды. 
Тамара Тузеева, мәдәният йорты директоры. 
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды. 


Нет комментариев