Якты юл
  • Рус Тат
  • Ярминкәләр дәвам итә

    Шимбә көннәрендә Чаллыда кышкы ярминкәләр эшен дәвам итә. 4 декабрьдә «Төзүче» стадионы янында Тукай районы хуҗалыклары, фермерлар һәм авыл җирлекләреннән килгән эшмәкәрләр сәүдә итәчәк.

    Ярминкәдә күпләп ит, ит ризыклары, бал-май, сөт һәм сөттән эшләнгән продуктлар сатылачак. Әмма, районда кош гриппы чыганагы табылу сәбәпле, әлегә бернинди дә кош ите сатылмаячак. Бу – Роспотребнадзор таләбе.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: