Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәмнән аермыйк

22 октябрь көнне «Изгелек кыл» хәйрия фондының чираттагы утырышы үтте. Әлеге утырышта райондашларыбыздан килеп ирешкән 9 яңа гариза каралды. 

Беренче гариза Теләнче Тамак авыл җирлегеннән. Беренче группа инвалид дәваханәгә йөреп гемодиализ процедураларын уза. Ул транспорт чыгымнарын кайтаруны сорый. Икенче гариза Күгәш авылында яшәүче беренче группа инвалидтан. Ул кыйммәтле дарулар hәм медицина кирәк-яракларын сатып алуга мохтаҗ. Чираттагысы – Күперле авылында онкология белән авыручы ханымнан. Ул ялгызы бала үстерә, шуның өстенә урын өстендә ятучы әнисен дә карый. Күптән түгел химия терапиясе алган, тиздән Казанда дәвалау курсы үтәчәк. Дәвалану курсы үткән вакытта яшәү чыгымнары өчен ул хәйрия фондыннан булышлык сорый. 
Калмия авылында яшәүче инвалид баланың ата-анасы да баланы медицина үзәгендә дәвалау өчен хәйрия фондына ярдәм сорап килгән. Аларның фондка мөрәҗәгать итүләре – икенче тапкыр. «Беренче мөрәҗәгатьне фонд кире какмады. Реабилитация балага бик файдалы булды. Шөкер, ул әкренләп сөйләшә башлады. Тагын дәвалану курсларын узып, баланың сәламәтлеген яхшыртасы килә», – ди баланың ата-анасы. 
Күгәш авылыннан берничә мәртәбә инсульт кичергән, сәламәтлеге буенча өченче группа инвалид санаторийда дәвалану өчен матди ярдәм сорый. 
Мусабай Завод авылыннан беренче группа инвалид исә махсус функциональ кровать белән урын өстендә ятучылар өчен матрацка мохтаҗ. Шундый ук гариза Бәтке авылында гомер итүче инвалидтан да кергән. Биклән авылыннан күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче инвалид балага хәрәкәтләнү өчен тренажерны сатып алуда ярдәм сорыйлар. Югары Суыксу авылында яшәүче беренче группа инвалидка Казан, Түбән Новгород шәһәрләрендә кыйммәтле дәвалану курсларын түләүдә ярдәм кирәк. 
Хәйрия фондының комиссия әгъзалары бертавыштан барлык гаризалар буенча уңай карар кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләргә шушы көннәрдә ярдәм күрсәтеләчәк. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X