Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәмгә ашыгучылар

Росгвардия федераль хезмәте үзенең оешуына биш ел тулуны билгеләп үтте. Милли гвардия гаскәрләренең хезмәте нидән гыйбарәт соң?

Росгвардия федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә иң күп санлы структура – ведомстводан тыш сак хезмәте. Ведомстводан тыш сак хезмәте республикада 70 елга якын эшчәнлек алып бара. Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында ул 1963 елдан эшли, бүгенге көндә аны полиция подполковнигы Вячеслав Лупоок җитәкли. 
Ведомстводан тыш сак хезмәте объектларның куркынычсызлыгын һәм гражданнар милкенең сакланышын тәэмин итү белән бәйле проблемаларны хәл итә. Хәзерге көндә Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында 1506 объект һәм 4951 фатир саклауга алынган. Һәр көн саен Татарстанда – 152, шул исәптән Чаллыда 8 мобиль тоткарлау төркеме тәүлеклек режимда эшкә чыга. Заманча технологияләр куллану һәм маршрутларны уйлап билгеләү нәтиҗәсендә ведомстводан тыш сак экипажлары сигнал килгән объектка санаулы минутлар эчендә барып җитәләр. Калган вакытта алар җәмәгать тәртибе һәм кешеләр иминлеге сагында торалар. Узган 2020 елда тоткарлау төркемнәре үзәкләштерелгән сак пунктларына килгән хәвеф сигналлары буенча 1574 тапкыр һәм эчке эшләр органнарының дежур бүлекләре заявкасы буенча 290 мәртәбә урыннарга чыкканнар. Тугыз очракта җинаять кылынганлыгы ачыкланган. Җинаятьләр арасында урлау, талау, үтерү, автотранспорт урлап китү, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле очраклар бар. 
Ведомстводан тыш сак хезмәте объектларны саклауны оештыруда күп еллык тәҗрибәгә һәм заманча технологияләргә таяна. Сигнал бирүнең автоматлаштырылган системалары, объектларны саклауда мониторинг комплекслары гамәлгә куела, чыбыксыз сигнал тапшыру чаралары кулланыла. Мәгълүмат компьютер системаларына җыела һәм автомат рәвештә эшкәртелә. Объектларга сигнал бирү җайланмалары урнаштыру тәкъдим ителә. Экстремаль хәл килеп чыкканда әлеге җайланмалар сак пультына хәбәр бирә һәм тавыш биргечне эшләтеп җибәрә. Йортларга һәм фатирларга наряд чакыргыч төймәләр урнаштырыла. Яхшы әзерлекле, коралланган һәм вәкаләтләргә ия росгвардиячеләр хәвефлелек сигналы буенча урыннарга бик тиз килеп җитәләр. 

 

Милли гвардия гаскәрләренең бурычлары:

  1.  җәмәгать тәртибен саклауда һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә катнашу;
  2.  РФ хөкүмәте раслаган исемлеккә керүче мөһим дәүләт объектларын, махсус йөкләрне, коммуникация корылмаларын саклау;
  3.  террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы көрәштә катнашу;
  4.  гадәттән тыш һәм хәрби хәл режимнарын, террорчылык-ка каршы көрәштә хокук режимын тәэмин итүдә катнашу;
  5.  Россия Федерациясе территориясен саклауда катнашу;
  6.  чик куркынычсызлыгы хезмәтләренә Россия Федерация-сенең дәүләт чикләрен саклауда булышлык күрсәтү;
  7.  корал әйләнешендә, шәхси сак һәм шәхси детектив эшчәнлеге өлкәләрендә Россия Федерациясе законнары-ның үтәлешенә күзәтчелек итү; ягулык-энергетика объект-ларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә күзәтчелек; аерым устав бурычларына ия юридик затлар һәм ведомстводагы сак бүлекләре эшчәнлегенә күзәтчелек итү;
  8.  аерым әһәмияткә ия һәм режимлы, Россия Федерациясе хөкүмәте раслаган исемлек буенча сакланырга тиешле объектларны, килешү нигезендә физик һәм юридик затлар-ның милкен саклау. 

/ Фото Вячеслав Лупооктан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев