Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәм килеп ирешә

Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фондының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендә – узган комиссия утырышы карарларының үтәлеше һәм райондашлардан кергән биш гариза буенча карар чыгару.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Галимҗан Зарипов 24 январьда каралган гаризалар буенча хәйрия фондыннан тагын дүрт кешегә ярдәм күрсәтелгәнлеген хәбәр итте. Теләнче Тамак авылында яшәүче тумыштан церебраль паралич белән авыручы малайга махсус кровать һәм матрас алынган. Шулай ук Теләнче Тамак җирлегеннән беренче төркем инвалид булган Альфира Галиевага гемодиализ процедурасын узу өчен юл йөрү чыгымнары капланган. Борды авылында гомер итүче Вера Камышевага күпфункцияле медицина ятагын алуда ярдәм күрсәтелгән. Шушы ук җирлектән Роза Мухтасарова да махсус матраслы булган.
Галимҗан Зарипов яңа мөрәҗәгатьләргә тукталды. Беренче гариза Яңа поселогыннан. 2009 елгы бала психотроп даруларга мохтаҗ. Айлык чыгым – 2 мең сум. Препарат бушлай бирелә торган дарулар исемлегендә юк, гаиләнең финанс хәле дә авыр. Күзкәй авылында яшәүче икенче төркем инвалид Наил Каюмов массаж креслосы сорап мөрәҗәгать иткән. Өченче гариза Иштирәк авылында яшәүче Рәшит Әхмәтҗановтан. Ул гомер буе колхозда механизатор булып эшләгән. Хәзер сәламәтлеге какшаган. Ятып кына торучы ветеранга күпфункцияле механик кровать кирәк. Кече Шилнә авылында гомер итүче Зиннәтовлар гаиләсендә 2006 елгы инвалид бала тәрбияләнә. Церебраль паралич белән авыручы баланы утырту өчен 30 мең сумлык махсус терәк кирәк. Инвалид баладан башка гаиләдә тагын бер бала тәрбияләнә. Бишенче гариза Теләнче Тамак авылыннан Шәрифуллиннар гаиләсеннән. Әлеге гаиләдә диабет белән авыручы бала үсә. Аңа кандагы глюкоза дәрәҗәсен ачыклар өчен даими мониторинг ясаучы сенсор кирәк. Бәясе 90 мең сум. Комиссия әгъзалары биш гариза буенча да бертавыштан уңай карар кабул итте.
«Изгелек кыл» хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең авыр хәлен җиңеләйтүдә эшне дәвам итәчәк. Ярдәм алыр өчен гариза hәм документларны район инвалидлар җәмгыятенә яки социаль яклау бүлегенә тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев