Янгынга каршы режим
10 апрельдән 17 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Бу чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру, халык күп йөри торган урыннарда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллану, шулай ук ачык утта (мангалларда) ризык әзерләү тыела. Махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык та катгыйлана. Гражданнар өчен штраф күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик зат булмыйча эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы затларга – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев