Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгынга каршы махсус режим кертелде

Татарстан Республикасында 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 январена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге чара Тукай районы территориясен дә үз эченә ала.

Махсус режим Яңа ел каникуллары чорында, чыршы бәйрәмнәре вакытында ут чыгудан саклану, кеше сәламәтлеген һәм гомерен, милекне саклау максатларын күздә тотып кертелә. ТР Министрлар Кабинетының бу турыдагы карарына премьер-министр Алексей Песошин 8 декабрьдә кул куйды. 
Документ нигезендә, янгынга каршы махсус режим вакытында сәнәгать, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан кала), ягулык-
энергетика комплексы территорияләре чикләреннән 500 метрда, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, халык күпләп җыела торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси йортлардан, күпфатирлы йортлардан 30 метрда 1-3 класслы куркыныч саналган пиротехник эшләнмәләр (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) кулланырга ярамый.  
Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар янавы турында искәртә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 статьясы 2 өлеше нигезендә, янгынга каршы махсус режим таләпләрен үтәмәгән гражданнарга 2-4 мең сум, вазифадагы затларга – 15-30 мең сум, юридик затларга 200-400 мең сум штраф салына. 
Рөхсәт ителмәгән мәйданчыкларда санкцияләнмәгән пиротехник эшләнмәләр кулланучыларны ачыклау буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм полиция хезмәткәрләре рейдларга чыгачак. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре һәр көнне районның сәүдә объектларына да планнан тыш рейдлар ясый. Пиротехник эшләнмәләр сату очракларында тикшерүләр үткәрә, янгын куркынычсызлыгы таләпләре ачыкланганда административ чаралар күрә. 
Роберт Зыятдинов,
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев