Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогында волейбол буенча район беренчелеге үтте

Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Анда 1997 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр катнашты. Ярышларда Кнәз, Борды, Шилнәбаш, Иске Абдул, Мусабай-Завод, Мәләкәс һәм Бәтке мәктәпләре укучылары көч сынашты. Беренчелекне мәләкәслеләр яулап алды. II урында - Биклән, III урында Иске Абдул мәктәбе спортчылары....

Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Анда 1997 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр катнашты. Ярышларда Кнәз, Борды, Шилнәбаш, Иске Абдул, Мусабай-Завод, Мәләкәс һәм Бәтке мәктәпләре укучылары көч сынашты. Беренчелекне мәләкәслеләр яулап алды. II урында - Биклән, III урында Иске Абдул мәктәбе спортчылары. Әлеге уеннарда Яңа поселогы, Кнәз, Түбән Суыксу, Шилнәбаш, Теләнче Тамак, Иске Абдул, Мусабай-Завод, Мәләкәс һәм Бәтке мәктәпләреннән кызлар командалары да матур көрәш күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: I урында - Теләнче Тамак, II һәм III урыннарны Иске Абдул һәм Мусабай-Завод мәктәпләренең укучы кызлары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев