Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл»га язылучыга – Сабантуйда смартфон!

Татар халкының гореф-гадәте буенча Сабантуйга килгән һәркем ниндидер бүләк өмет иткән. Бик тә бүләк отасы килгән кеше бәйрәмнән бүләксез кайтып китмәгән. Әлеге матур гадәт елдан-елга күчеп, күңелләрне җылытып торган. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы быелгы Сабантуйга да бүләкләр белән бара. 

Үз укучыларыбыз арасында Сабантуйда бүләкләр уйнату турында алдан хәбәр иткән идек. Басмага язылган һәркем квитанциясен Сабантуйга алып килеп, бәйрәм башланганчы сәхнә тирәсендә куелган махсус тартмага салырга тиеш. Иң бәхетле газета укучы «Якты юл»дан смартфон отачак. Шулай ук башка призлар уйнату да каралган.
Бүләк алуда ярдәм күрсәткән спонсорларыбыз: шәхси эшмәкәр Хәмзә Миннебаевка һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнехановка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев