Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл»га якты теләкләр

Калмия авылы мәдәният йортында узган әдәби-музыкаль кичә нәкъ менә шулай дип атала иде. Очрашуга «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре чакырылды. Кичәгә калмиялеләр генә түгел, күрше авыллардан да килгәннәр иде. 

Инде Калмия авылын Яңа ел бәйрәменә бизәп тә бетергәннәр. Мәдәният йорты янында кардан сыннар ясап куйганнар, ә залның түрендә, сәхнәдә бизәлгән матур чыршы утыра.
Кичәне башлап, сәхнәдә «Якты юл»ның яңа санын авылда ничек көтеп алулары турында кечкенә күренеш тәкъдим ителгәннән соң, китапханәче Энҗе Галиәхмәтова район басмасының тарихы белән таныштырды.
– «Якты юл»ның үткән юлы данлы, ул безгә район сулышын җиткерә, – диде Энҗе ханым. – Һәрвакыт үз кыйбласына тугры калып, тирән эчтәлекле язмалар белән сөендерә.
«Якты юл» газетасының баш редактор урынбасары Мирһади Разов редакциянең бүген нинди иҗади планнар белән яшәвен бәян итте. Хәзерге катлаулы чорда газетаны яздыруда булган кыенлыклар хакындагы сорауларга җавап бирде. Калмия авылында да, почта начар эшләү сәбәпле, газеталарны китерү тоткарлана. Яңа елдан бу эш яхшыга үзгәрер дигән өмет бар икән.
Мирһади Разов газетага үз язмаларын даими җибәреп торучы авыл хәбәрчеләренә баш редактор Рөстәм Зәкиев исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
«Тукай авазы» радиотапшыруларын алып баручы Алена Фазылова чыгышы да зур кызыксыну белән кабул ителде. Ул тапшыруның ничек оештырылуы, геройларны эзләп табуы турында сөйләде. «Тукай авазы»н да райондашларыбыз көтеп алалар, яраталар икән.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре дә үз чыгышларында җирле матбугат, гомумән, китап укучы райондашларыбызның шактый булуы хакында әйттеләр.
Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева «Якты юл» газетасының эчтәлеге тагын да баюын, анда үз эшен белгән, яраткан профессионаллар эшләвен билгеләп үтте.
Очрашуга килгән кешеләр журналистларга үзләренең күпсанлы сорауларын бирделәр, газета битләрендә басылган кызыклы язмалар өчен рәхмәтләрен белдерделәр. «Районыбыз яңалыкларын без бары тик «Якты юл» аша гына беләбез, шуңа да һәр ел саен язылмый калмыйбыз», – диделәр калмиялеләр. Кичә җылы, дустанә шартларда үтте. Киләчәктә дә мондый очрашулар булсын иде дигән теләкләр дә яңгырады.

Илдар Исламов
/ Автор фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев