Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл»да кунакта

Өлкәннәр көне уңаеннан яшь коллегаларыбыз безне – газета ветераннарын кунакка дәштеләр. Күңелләр кузгалды, истәлекләр яңарды. Ялкынлы яшьлегебезгә – 43 ел элек газетаны башлап җибәргән көннәргә кайткандай булдык.

Гомер уза тора. Инде байтак кадерле кешеләребезне югалтканбыз. Газетаны башлап җибәргән, егерме ел безнең иҗат корабының алыштыргысыз капитаны булган Дамир Вагыйзов, бөтен гомерен журналистикага багышлаган алтын каләмле Хәмит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләгән, лирик шигырьләре белән газета укучыларыбызны хыял дөньясында тибрәткән Гамир Гайфетдинов, берничә китап авторы, газетаның үзхәбәрчесе Хәниф Хөснуллин, газетаның җаваплы сәркатибе Флера Сәйфетдинова, корректорларыбыз Һава Биктимерова, Хаҗәр Ганиевалар якты дөньяда юк инде. Барысын да тирән сагыну һәм рәхмәт сүзләре белән искә алдык. Ул чорларда алар белән бергә иҗат казанында кайнап, чын иҗат мәктәбе уздык, газетаның кыйбласын билгеләдек. Ил, җәмгыять тормышында зур үзгәрешләр булды, ә «Якты юл», уңга-сулга тайпылмыйча, чын халык трибунасы булып кала белде. Куанычлысы шул: традициябез тагын да баетылып, камилләшә барып, бүген дә дәвам итә.
 Газета чыгаруны бер көн эчендә ил тарихын язу диләр. Аның һәр санын эшләүгә күпме көч, тырышлык куелуын, иҗади эзләнүләр газабын аңлау өчен бер көн булса да шул даирәдә кайнап карарга кирәктер. Район киңлекләреннән кайтып кермичә кирәкле хәбәрләр җыю, туктаусыз эзләнүләр, йокысыз төннәр бәрабәренә туа аның һәр саны. Әле хәзер дә кулымнан каләм төшмәсә дә, мин яшь каләмдәшләремнең язмаларын хәйран калып укыйм – кайдан табып бетерәләр икән шулкадәр вакыйгаларны, кирәкле мәгълүматны җыярга ничек өлгерәләр?. Мин алай ук булдыра алмас идем дип уйлыйм. Әле соңгы көннәрдә генә районда урып-җыю тәмамлануга багышланган сан чыкты. Бөтен район тормышы, игенченең тир түгеп ирешкән уңышлары, җитәкчеләрнең, белгечләрнең тырышлыгы, тынгысыз көннәре, йокысыз төннәре китергән хезмәт нәтиҗәләре көзгедәгедәй чагылган. Бөтен район тормышы әйтерсең лә уч төбендә. Кыскасы, «Якты юл»ны укымаган райондашларыбыз бик күп нәрсәне югалталар, район хәлләре, файдалы киңәш-язмалардан хәбәрдар булмыйлар дим мин...
 Сагынышканбыз, кызларыбыз әзерләгән бәлешле мул табын янында фикерләшеп, бер-беребезне бүлә-бүлә хатирәләргә чумып утырганда тыйнак кына тыңлап утырган редакторыбыз Резеда Юсупова сүз алгач, көлеп җибәрдек – телебезгә салынып, хуҗабикәгә сүз бирми утырабыз икән бит. Ә аның холкы шундый – зур эшләр эшләсә дә, бүгенге шундый катлаулы шартларда менә дигән команда туплап, дөрес юл күрсәтеп, яңадан-яңа идеяләргә баетып, бай эчтәлекле җитди газета чыгарып ятса да, үзе күләгәдә калырга ярата. Аны тыңлавы безнең өчен үзе бер дөнья рәхәте булды. Киләчәккә планнар зурдан, күңел төшерергә исәпләре юк. Яңа идеяләре, кем әйтмешли, буа буарлык, уй-фикерләре дөрес юнәлештә.
 Без инде олы кешеләр. Еш кына тормыш көтеп ятучы балаларыбызга барабыз да, уңышларына сөенеп, бәхетләренә куанып, күңел тынычлыгы алып кайтабыз. Без дә бүген туган редакциябездән зур канәгатьләнү алып, җылы рәхмәт хисләре белән киттек. Иҗат кешесе, ни әйтсәң дә, иҗади җанлы инде ул. Таралышыр алдыннан кызларыбыз хикмәтле бүләк биреп сокландырдылар – кипкән көньяк җимешләреннән, төрлеләрен туры китереп, искитмәле матур букетлар ясаганнар. Бу очрашу күңелләребездә озак яшәр әле.

Заһидә НӘБИУЛЛИНА, 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ветераннар арасында Римма Смирнова,Эмма Горбунова,МәнүсәГыйлманова,Халидә Гумерова,Наил Хәбибуллин,Рәис Кәримов,Фәрит Шәйхетдинов,Инзилә Муллануровна,Даһия,Роза ,редактор урынбасары булып җиде ел хезмәт куйган Рахман Шәфигуллин кайда? Алар да бит тарихта үзләренең эзләрен калдырды...