Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа җитәкчеләр

Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде.

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына җитәкче итеп Руслан Шәймөхәммәтов билгеләнде. Ул 1979 елгы, юридик белемле, тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән. «Ваше право» юридик үзәге учредителе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр, иҗтимагый контроль һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы, «Яңа буын» иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе, «ТР хәрби-спорт уеннары һәм патриотик тәрбия үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы рәисе булып тора.
Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лариса Андреева үз вазифасыннан китте. Ул Иске Җирекле авылында ачыласы яңа балалар бакчасы мөдире булып эшләячәк. Аның урынына Гүзәл Хәмәтҗанова килде. Ул 1977 елгы, тумышы белән Әлки районыннан, югары белемле тарихчы һәм юрист. Ике белеме буенча да хезмәт стажы бар. Тукай районына эшкә килгәнче ул 2016 елдан бирле Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетында опека һәм попечительлек бүлегендә баш белгеч булып эшләгән.
Район башлыгы Фаил Камаев яңа җитәкчеләргә уңышлар теләде, район тормышында туган сорауларны бергәләп чишүдә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев