Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа җитәкчеләр килде

Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде. Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Гадел Даутов билгеләнде. Ул Кече Шилнә авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли иде. 1993 елгы, өйләнгән. Фаил Камаев яшь җитәкчегә бу вазифада уңышлар, халык белән бергә һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләвен теләде. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә җитәкче булып Яр Чаллы кешесе, моңарчы Мамадыш районында баш ветеринар табиб булып эшләгән Ренат Хәсәнов килде. Ренат Фазылович хезмәт юлында шулай ук «Тукай Племрепродуктор» җәмгыятендә участок башлыгы, «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә ветеринария табибы, участок башлыгы булып эшләгән. Өйләнгән, өч баласы бар.
Район мәгариф идарәсендә дә җитәкче алышынды. Айгөл Мөхәммәтҗанова белеме буенча татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Актаныш телевидениесендә диктор-корреспондент, Алабуга дәүләт педагогия университетында татар әдәбияты кафедрасы ассистенты, декан урынбасары, кафедра доценты булып эшләгән. Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы вазифасына килгәнче Казан федераль университетының Алабуга институтында кафедра доценты булып эшләгән.
Россия Пенсия фонды Яр Чаллы шәһәре идарәсенең Тукай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе булып Руслан Шәңгәрәев эшли башлады. Ул 2012 елдан бирле шушы идарәдә төрле урыннарда хезмәт иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев