Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел чыршысы нинди булыр?

Быел Тукай районының төп чыршысы Новотроицкое авылында куела. Аны тантаналы ачу 25 декабрьгә билгеләнгән. Узган елдагы кебек үк зур һәм матур бәйрәм көтелә. Бүген исә Новотроицкоеда районкүләм чыршы бәйрәменә әзерлек бара. 

Быел чыршының биеклеге 25 метр булачак. Ул поселокның үзәгендә – ял паркында куела. Парк үзе ике өлешкә бүленгән. Бәйрәм тамашалары да ике мәйданда узачак, ике гектарга якын территорияне үз эченә алачак. 
Чыршыны урнаштыру «Тукайтеплогаз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә йөкләнгән. Предприятие эшчеләре бүген чыршының аскы өлешен металл конструкцияләр белән ныгыталар, өске өлешен зур кар бөртекләре белән бизиләр. Мәйданның икенче өлешендә «Татмелиорация» ачык акционерлык җәмгыятенең Тукай районы филиалы эшчеләре боз кисәкләреннән лабиринт төзү белән мәшгуль. Артур Сәетов, Ильяс Сәетов, Фәим Моратов корылманың аскы өлешен эретеп ябыштыралар, аннары стеналарны өяргә керешәләр. «Боз бик калын, тыгыз, лабиринт өчен нәкъ менә шундый кирәк тә инде. Һава торышы да уңай. Без егетләр өчен саф һавада эшләү сәламәтлек өчен файдалы физкультура гына ул», – ди Артур Сәетов. Шакмаклы боз кисәкләрен исә елгадан моторлы пычкы белән кисеп, машинага салып алып кайталар. 
«Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте тау өчен җаваплы. Тауның ян-яклары боз белән ныгытылачак. Район Яңа елы үткәреләсе территориянең үзенчәлеге 
– мәйдан уртасында шугалак төзеләчәк. Аны сафка бастыру «Бәтке коммуналь челтәрләре» җәмгыяте өстендә.
Бәйрәм урынын әзерләүдә районның калган оешмалары да катнаша. Алар кар һәм боз сыннарын ясаячак. Боз сыннарын территориаль иҗтимагый үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм үзмәшгульләр эшләячәк. Кыш бабай һәм Кар кызы сынын гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре әзерли. Ә мәйданны өч километр озынлыктагы гирлянда бизәячәк.
Бүген авылларның сәүдә үзәкләре, оешма-предприятиеләр, халыкка хезмәт күрсәтү биналары каршында да Яңа елга әзерлек күзгә ташлана – территорияләрдә төсле утлар балкып тора. Һичшиксез, бу кәефне күтәрә, әкияти мохит тудыра. «Килгән кунаклар сокланырлык, үзебезнең авыл халкы канәгать калырлык булсын иде», – ди җирлек башлыгы Рима Волкова.
Шунысын да әйтергә кирәк, Новотроицкое чыршысы ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан үткәрелә торган республика бәйгесенә тәкъдим ителә. Конкурста территориянең оригиналь бизәлешенә һәм халыкка күңел ачу мөмкинлекләренең тиешле дәрәҗәдә тудырылуына игътибар итәчәкләр.
Бәяләү критерийлары шулай ук чыршы бизәлешенең сәнгать дәрәҗәсен, яктылыгын үз эченә алачак. Территорияне бизәү, ягъни боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар да игътибарга алына. Бизәлешнең оригинальлеге, үткәрелгән бәйрәм чаралары саны да мөһим.
Шулай ук, узган елдагыча, районкүләм бәйге дә оештырыла. Анда авыл җирлекләрендә куелган чыршылар катнашачак. Бу конкурста да чыршыларның бизәләше, кар сыннары, күңел ачу урыннары бәяләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев