Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел чаралары вакытына янгынга каршы махсус режим кертелә

Яңа ел чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан быел да районда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 25 декабрьдән башланып, киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре - халыкның күпләп җыела торган көннәре. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгәндә генә бәхетсезлек очракларыннан сакланып калырга мөмкин. Янгын сүндерүчеләр кышкы чорда көнкүрештә җылыткыч приборлардан файдаланганда да бик сак булуны сорый. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы Александр Сухорукның хәбәр итүенчә, бүлек белгечләре һәм аерым янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре районкүләм чараларда дежур торачак. Пиротехник эшләнмәләрне куллану өчен районда махсус алты мәйданчык билгеләнгән. Алар «Татарстан» совхозы поселогының Куликов урамында, Бәткенең, Круглое Поленың, Теләнче Тамакның Сабан туе урыннарында, Кече Шилнәнең һәм Ильбухтиноның парк территорияләрендә.

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышында башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фаил Камаев Яңа ел каникулларының янгын куркынычсызлыгы ягыннан аерата саклык сорый торган чор икәнен тагын бер кат ассызыклады, бигрәк тә социаль яктан авыр хәлдә яшәүче гаиләләрне күз уңыннан читкә җибәрергә ярамый дип белдерде, монда мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, андый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның сыйныф җитәкчеләре игътибарлы булсыннар иде, диде.

Янгыннарның торышы буенча гомуми саннарга килгәндә, быел ел башыннан районда 93 яну очрагы теркәлгән, узган ел ул сан 100 булган. Быелгы янгыннарның 69ы торак секторда, 24е бакча йортларында, 2се автотранспортта, 1се җитештерү биләмәләрендә булган.

Янгынга каршы махсус режим чорында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ штрафлар суммасы икеләтә арта. гражданнарга ул 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев