Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа чикләүләр

Белгәнебезчә, 7 октябрьдә ТР Министрлар Кабинеты 2020 елның 19 мартында кабул ителгән «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясен таратуны туктату чаралары турында»гы карарга үзгәрешләр кертү турында яңа карар кабул итте. Карар 11 октябрьдән үз көченә керде.

Аның нигезендә, 11 октябрьдән театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары биналарның халык белән тулуы 50 проценттан артмаганда (һәм 500 кешедән күп булмаганда) гына эшли ала. Әлеге учреждениеләр барлык хезмәткәрләр прививкалы булганда, шулай ук 18 яшьтән олыраклар QR-код белән кергәндә тамашачылар санын 70 процентка җиткерә ала. Шундый ук таләпләр спорт, күңел ачу, мәдәни чараларга да кагыла.

65 яшьтән өлкәнрәкләргә, әгәр алар вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда COVID-19 белән авырган булмасалар, яшәү урыныннан читкә чыгу чикләнә. Бары тик ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда, коронавируска каршы прививка ясатырга барганда, якындагы кибетләргә чыкканда гына искәрмә ясала. Өлкәннәр йорт хайваннарын урамга йөртергә алып чыкканда, өеннән чүп чыгарганда да 100 метрдан да читкә китмәскә тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк булган эшләүче кешеләр дистанцион форматка күчерелә. 

11 октябрьдән мәйданы 400 квадрат метрдан зуррак булган сәүдә үзәкләре, гомуми туклану урыннары, спортзаллар, бассейннар, аквапарклар халыкны гамәлдәге QR-кодлар белән генә кертергә тиеш.

11 октябрьдә ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина республикада мәҗбүри вакцинация турында карар кабул итте. Әлеге документ нигезендә, коронавируска каршы прививка ясату 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, медицина, мәгариф, социаль учреждениеләр, көнкүреш хезмәтләре, транспорт, энергетика, сәнәгать предприятиеләре, төзелеш, авыл хуҗалыгы тармагы, хокук саклау органнары дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә мәҗбүри куела.  

Шулай ук исемлеккә хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре (сәүдә, парикмахер хезмәте, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, җәмәгать туклануы, банк, почта, транспорт, такси, кәрәзле элемтә, ТКХ, театр, кино, концертлар, күргәзмә заллары, китапханәләр, күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, масскүләм матбугат чаралары, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервислар һәм башкалар) керә. Уку йортыннан читкә чыгып практика үтәсе студентлар да мәҗбүри рәвештә вакцина ясатырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев