Яңа 2018 ел белән!
2017 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2018 елга аяк басабыз. Тиздән Кремль курантлары районыбыз елъязмасында әһәмиятле тагын бер елны артта калдыра. Яңа ел бәйрәмнәре - ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Бу чорда башкарылган эшкә йомгак ясала, кылынган гамәлләргә бәя бирелә, киләчәккә планнар төзелә. Республика агросәнәгать...
2017 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2018 елга аяк басабыз. Тиздән Кремль курантлары районыбыз елъязмасында әһәмиятле тагын бер елны артта калдыра. Яңа ел бәйрәмнәре - ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Бу чорда башкарылган эшкә йомгак ясала, кылынган гамәлләргә бәя бирелә, киләчәккә планнар төзелә.
Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы программалар эшли. Һәм аларда безнең район да актив катнаша. Аллага шөкер, ел катлаулы булса да, игенчеләребезнең осталыгы, тырышлыгы белән һәм алдынгы технологияләрне куллану нәтиҗәсендә мул уңыш җыеп алынды.
Район халкының үсеш өчен яхшы перспективасы бар, биредә эшли белүче һәм эшләргә теләге булган халык яши. Һичшиксез, Яңа ел алдыннан һәркем яхшы якка үзгәреш һәм өметләренең аклануын көтә.
2018 ел безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачсын, яңа вакыйгалар белән шатландырсын, барлык уй-ниятләребез гамәлгә ашсын, чөнки һәрберебезнең уңышы туган ягыбызның киләчәктә дә үсүенә нигез булып тора.
Хөрмәтле тукайлылар! Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык-куанычлар, эшләрегездә уңышлар телим. Яңа елның һәр көне безнең барыбызга да яңа көч бүләк итсен.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фаил Камаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев