Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар ярдәмгә килә

Чикләүләр аркасында өйдә утыручы өлкәннәргә волонтерлар булыша.  

Коронавируска бәйле эпидемиологик хәлнең начарлануы сәбәпле, 1 ноябрьдән Татарстанда «Без бергә» дигән хэштег астында волонтерлар штабы яңадан үз эшен башлап җибәрде. Алар, элеккечә үк, өлкәннәргә азык-төлек, дарулар китерү, медицина учреждениеләрендә ярдәм итү кебек эшләрне бушлай башкарачаклар. Республикада яшәүче өлкән буын кешеләре ярдәм кирәк чакта 8-800-200-34-11 номеры буенча шалтыратып ярдәм сорый алалар. «Тукай районында яшәүчеләр исә мондый төр ярдәмнән үзләре яшәгән авыл җирлекләренә шалтыратып файдалана алачак», – диде район социаль яклау идарәсе башлыгы Ландыш Бариева.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев