Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Жаворонков: Чаллыда авыручылар күп булуы коронавирус белән генә бәйле түгел

Любовь Авдонина фикеренчә, Чаллыда өлкәннәр күпләп авыруы изоляция режимын үтәмәүләренә дә бәйле.

Чаллыда авыручылар күп булуы коронавирус инфекциясе белән генә бәйле түгел. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

«Хәзерге вакытта стационарлардагы пациентларны респиратор авырулар төркеменә берләштердек. 1 мең кеше арасында бактериаль һәм вируслы пневмонияләр белән авыручылар да, үтә көчле вируслы инфекцияләр дә бар», — диде ул һәм коронавирус кискен таралу сүзләрен кире какты.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, Чаллыда коронавирус белән авыру республика буенча уртача күрсәткечтән 11 процентка артык.

«Чаллыда 65 яшьтән олыраклар авыру күрсәткече югарырак булуы күзәтелә. Татарстанда ул 16 процент булса, Чаллыда 20 процент. Димәк, өлкәннәр үтәргә тиешле изоляция режимы тиешенчә сакланмый дигән сүз», — диде Авдонина. Санитар вазгыять бозылу халыкның үзеннән дә торуын искәртте. «Авырган кеше битлексез кибетләргә, башка җирләргә барса, вирус тарала дигән сүз», — диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев