Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Чагин:  Татарстан – Россиянең спорт башкаласы

«Алга» спорт комплексында «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин белән очрашу узды. Анда район мәктәпләренең физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары һәм спортчылар катнашты.

«КАМАЗ-мастер» командасының мәшһүр пилоты Владимир Чагин район спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең чыгышларын карады: «Сезнең белән очрашуга бик теләп килдем. Мондый яңа спорт комплексында очрашу олы мәгънәгә ия. Тукайлыларның заманча спорт залын кирәксенүе куандыра. Чөнки спорт лидерлык сыйфатлары тәрбияли, кешене барлык өлкәләрдә дә уңышлы итә», – диде ул. 
Владимир Чагин өчен спорт – гомерлек шөгыль. Ул кечкенәдән картинг, хоккей белән мавыккан. Автомобиль спортына 1988 елда «КАМАЗ-мастер» командасы составында килеп керә. Ә 1996 елда Владимир Чагин өчен генә түгел, Россия автоспорты өчен дә йолдызлы сәгать суга. «КАМАЗ-мастер» командасы дөньякүләм узышта беренче урынга чыга. Аннары Владимир Чагин «Париж-Дакар» ралли-марафонында җиде тапкыр җиңүче титулын яулый. «Югары һава температурасы, 10 мең километрга сузылган дистанция, аварияләр. Ралли-марафон кешенең җиңүгә ихтыярын, ныклыгын һәм батырлыгын сынау», – ди ул. Хәзер Владимир Чагин автоузышларда катнашмаса да, моңа яшь спортчыларны әзерли. 
Владимир Чагин Татарстанны Россиянең спорт башкаласы дип атый: «Татарстан һәрвакыт спортка карата аерым мөнәсәбәте белән дан тотты. Республикада спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Ел да яңа спорт корылмалары, йөзү бассейннары, боз сарайлары төзелә. Мәһабәт комплекслар эре шәһәрләрдә генә түгел, хәтта кечкенә авыл районнарында да барлыкка килә», – ди ул. 
Чемпион мондый яхшы шартлар булганда балаларның потенциалын ачуны кулдан ычкындырмаска кирәклеген искәртте: «Бала спорт белән үзе өчен генә яки профессиональ рәвештә шөгыльләнә ала. Спорт эзсез калмый. Мондый бала һәрвакыт дисциплиналы, җаваплы булачак», – диде ул. Владимир Чагин чарада катнашучыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа җиңүләр теләде.

 / Р. Зәкиев фотосы. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X