Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Вконтакте»  аша алданган

Узган атнада Бәтке авылында яшәүче 40 яшьлек ир-ат «Вконтакте» социаль челтәре аша 15 мең сум акчасын югалткан.

Бу турыда атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. Җинаятьче интернет аша «әнисен җирләргә» дип акча җыйган. Зыян күрүче акчасын мошенникларга үз куллары белән күчергән.
Мәләкәс авылында яшәүче 48 яшьлек ир-ат автомобилендә музыкасын нык көчле уйнаткан өчен 24 яшьлек күршесенә кисәтү ясаган. Ахырдан бәхәс кул күтәрүгә әйләнгән. Нәтиҗәдә 24 яшьлек ир-ат: «Мине кыйнадылар, җинаять эше кузгатыгыз», – дип полициягә хәбәр иткән. 
Урлау очраклары буенча узган атна дәвамында өч җинаять эше кузгатылган. Түбән Суыксудан 42 яшьлек ир-атның гаражыннан газ котелы урлаганнар. Оператив-эзләү чаралары вакытында бу гамәлне кылуда гаепләнеп, 58 яшьлек ир-ат тоткарланган. Калмаш авылында зират яныннан генератор урлап киткәннәр. Бу җинаятьтә Чаллыда яшәүче ике кеше гаепләнә. Берсе тоткарланган, икенчесен эзләү бара. Урланган милек шәһәрнең бер ломбардыннан табылган. Өченче очрак – «Ордиушка» бакчачылык ширкәтендәге бер йорттан милек урлау. Бу җинаятьтә гаепле дип табылган 50 яшьлек чаллылы бер тәүлек эчендә тоткарланган. Милек карактан алынган. 
Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 230 очрагы теркәлгән. 4 кеше руль артына исерек килеш утырган, 2 кеше машина йөртү таныклыгы булмаган килеш йөргән, куркынычсызлык каешын эләктермәгән 63 кешегә карата беркетмә төзелгән.  

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X