Ветеринарлар киңәште
8 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә ТР Кама аръягы зонасының ветеринария-санитария экспертлары өчен «Меркурий» дәүләт системасында эшләү буенча семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкчелегендә үтте. Чарада «Меркурий» дәүләт системасында эш алып баруга күчү тәртибе, аның өстенлекләре hәм ветеринария-санитария экспертлары җибәрә торган хаталар хакында сөйләштеләр. Киңәшмәдә Тукай районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев