Ветеринария өлкәсе документлары – электрон формада
ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең баш дәүләт инспекторы Александр Литвинов хәбәр итүенчә, 2018 елның 1 июленнән башлап, ветеринар экспертлар тарафыннан тикшерелгән продукциягә документлар бары тик электрон формада гына булачак. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә, моңа кадәр ветеринарлар продукцияне тикшергәннән соң, мәгълүматларны кәгазьгә язып (түләүле...
1 июльдан башлап кәгазь бланклар булмый, ветеринария документлары «Меркурий» федераль дәүләт системасы аша электрон рәвештә тутырыла. Әлеге системаны кертү максаты - ветеринария документларын рәсмиләштерү вакытын кыскарту, кәгазь бланкларны электрон версиягә алыштыру исәбенә хезмәт күрсәтү, финанс чыгымнарны киметү, мәгълүмат кертү өчен әзер формалар булдыру, продукцияне тикшергәндә алынган пробалар турында мәгълүмат туплау һәм аны саклау. Иң мөһиме, системаны куллану арадашчыларга, продукциянең хакын арттырып сатучыларга ялган документлар күрсәтеп, түбән сыйфатлы товарны алдап сату мөмкинлеген калдырмый. Моннан тыш «Меркурий» федераль дәүләт системасы ветеринария өлкәсенең бердәм мәгълүмат базасын булдыра, Россия Федерациясе территориясендәге дәүләт ветеринария күзәтчелегендә булган йөкләрнең йөрешен тикшереп торырга ярдәм итә.
Ветеринария сертификациясе турындагы тулырак мәгълүматны ТР буенча РФ Россельхознадзор идарәсенә 8 (843)-277-65-83, 8 (843)-278-93-53 телефоннарына шалтыратып, яисә agronadzor_rt@mail.ru электрон почтасына язып җибәрә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев