Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Варенье-шоуның тәэсире – күңелләрдә

Менә ничә ел Калмия мәдәният йортында жиләк –жимеш өлгергәч, кайнатмалар бәйрәме – Варенье-шоу утә.

Быел да искиткеч мохиттә узды. Рәссам Хәния Гыйльметдин кызы Гәрәева үзенен иҗат җимеше -картинасын иң оригиналь һәм тәмле вареньега бүләк итәм, диде. Һәр кайнатма үзенчә тәмле, үзенчә үзенчәлекле, башваткычка тиң була бит дип, лотерея уены оештырырга булдык. Лотерея бәяләрен шактый очсыз ясадык, бик теләп алдылар бәйрәмгә килүчеләр. Бәйрәм концерт номерлары, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Социаль хезмәткәрләр Эльмира Миннебаева белән Фәнзия Зәйнуллина, җырчы-сандугачыбыз Фәнзәлия Гыйльфанова, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Фәрхетдинова, клуб хезмәткәре Ландыш Юнысова үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Урындык уены, җимеш исемнәре кергән җырлар башкардык, табышмаклар чиштек, бәйрәм бик жылы мохиттә үтте. Иң дулкынландыргыч мизгелләр, мөгаен, лотерея уйнаганда булгандыр. Бар кеше зур өметләр белән супер-призны, ягъни картинаны көтте. Тик супер-приз иясе бер генә була шул. Әлеге бәхет Фәнзәлия Гыйльфановага елмайды. Хәер, бәйгедә катнашкан һәркем, кечкенә булса да, үз призын алды. Ә соңыннан ямь өстенә ямь дигәндәй, алып килгән кайнатмалар, тәмле пироглар белән гөрләшеп чәй эчтек. Шундый рәхәт итеп сөйләшеп утырганнан соң, өйләргә таралыштык дип яза 

Ләйсирә Сәхибҗанова,
Калмия мәдәният йорты мөдире.

Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев