Яңалыклар

Ваннадан коткаручылар чыгарган

Чаллыда 112 телефонына кичке сәгать 7 тулганда шалтырату килә.

Хәбәр бирүче ашыгыч рәвештә хатын-кызга ярдәм кирәклеге турында әйтә. Урынга килеп җиткәч билгеле булганча, 100 килограммнан артык авырлыктагы хатын-кыз ваннага кергән һәм мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган. Коткаручылар аңа ваннадан чыгарга булышкан. Хатын-кызга медицина ярдәме кирәк булмаган. 


Нет комментариев