Мәскәү шәhәрендә РФ Иҗтимагый палатасы инша язу буенча үткәрелгән бөтенроссия конкурсына йомгак ясады.
Чара #Вместе ярче-2019 энергияне саклау һәм экология фестивале кысаларында оештырылган иде. Конкурста мәктәп укучылары, оешмалар, шул исәптән ягулык-энергетика комплексының белем бирү учреждениеләре һәм компанияләре катнашты. Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча Кнәз мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Валентина Радионова җиңүче булды. Ул III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Нет комментариев