Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнарны чистарттык

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Алия Фәрхетдинова һәм Рәзилә Ярмөхәмәтова тарафыннан «Чиста урманнар» акциясе кысаларында урман җыештыру оештырылды. Бу экологик акция «Чиста урман синнән башлана!» девизы астында үтте. Аны социаль хезмәт алучылар оештырды. 

Акция балигъ булмаганнарның табигатькә мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртүгә һәм үз төбәгеңә сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балалар урман посадкасы полосасы территориясен чистарттылар. Алар урманны коры-сарыдан, чүп-чардан һәм яфраклардан арындырдылар.
Эш барышында балалар урманның саф һава, кыргый хайваннарның яшәү урыны, табигатьне бизи торган урын икәненә инандылар.
Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаган 4 бала катнашты. 
Акция ахырында белгечләр социаль хезмәт алучыларга рәхмәт белдерделәр, дип язалар «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән.

Фото «Шәфкать» үзәгеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев