Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Унике үсмер прививка ясаткан 

Бу көннәрдә республика җитәкчелеге карары белән транспортта, сәүдә үзәкләрендә QR-код күрсәтүне таләп итми башласалар да, кеше күп йөри торган җирләрдә маска кию әле дә актуаль. Ковидлы авырулар кими төшсә дә, яңа очраклар әле теркәлеп тора.  

Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручылар саны илдә 170 меңнән артык кешене тәшкил итә, ә республикада андыйларның саны 3 меңнән артык. Тукай районында исә атна башына коронавирус (расланган диагноз) белән авыручылар 316 кеше, расланмаган диагнозлы авырулар 152 кеше иде. Вакцинациягә килгәндә, коронавируска каршы вакцинаның беренче һәм икенче компонентын җәмгысе 39 мең 014 кеше кадаткан. 60 яшьтән өлкән кешеләр арасында вакцинация ясату 81,3 процентка үтәлгән. Шулай ук район дәваханәсенә яшүсмерләр өчен кайтарылган 30 доза вакцинаны 12 кеше кадаткан, дип хәбәр итте дүшәмбе киңәшмәсендә районның баш табибы Галим Сабирҗанов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев