Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ул укытучыларына рәхмәтле

Артур Әбсәләмов быел Князево урта мәктәбен тәмамлап, Мәскәү физика-техника институтына укырга керде. 

Ул – чыгарылыш имтиханнарын яхшы бирүчеләрнең берсе: математикадан 99 һәм физика фәненнән 95 балл җыйды.
Артур үзе дә, аның әти-әнисе дә төпле белем һәм тәрбия биргәннәре өчен Князево мәктәбе коллективына, аеруча сыйныф җитәкчесе, математика укытучысы Гөлнара Василевна Сәйфетдинова белән физика фәненнән белем бирүче Валентина Николаевна Якушевага бик рәхмәтле. «Алар катлаулы һәм кызыклы фәннәрне яратырга өйрәттеләр. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә дә юнәлеш бирүче, ярдәм итеп торучылар булдылар», – ди Артур. Аның МФТИны сайлавы очраклы түгел. Үзенең әйтүенә караганда, алдан белешеп, дәрәҗәле уку йорты булганы өчен нәкъ менә шул вузга керергә булган. Әти-әнисе дә улларының теләген хуплаган. Һәм менә егет максатына иреште – институтка кабул ителүе хакында хәбәрне ул шушы көннәрдә алды. 
Әнисе Эльвира Рифовна сөйләвенчә, Артур математиканы кечкенәдән үз иткән. «Ике яшендә саный белә иде инде, – дип елмаеп сөйли Эльвира ханым. – Алты конфетны икешәрләп санап биргәне истә. Шул чакта ук, бу бала математик булыр, дип фаразлап куйган идек». 
Артур – Әбсәләмовлар гаиләсендә уртанчы бала. Олы кызлары биология-
химия юнәлешен сайлаган. Ә кече уллары башлангыч сыйныфта укый, ул да математиканы ярата һәм җиңел үзләштерә икән. Математика буенча мәктәп олимпиадаларында җиңүче булган. Быел аның белән район һәм республика олимпиадаларына чыгуны максат итеп куялар. 
Ә Артур тормышының яңа баскычына аяк баса. Киләчәге өметле бу тәвәккәл егетнең. Аңа уңышлар юлдаш булсын, барлык хыяллары чынга ашсын.

/ Фото Эльвира Әбсәләмовадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев