Яңалыклар

Укучыларга тест ясадылар

ВИЧ/СПИД декадасы кысаларында район мәктәпләрендәге 9-11 сыйныф укучылары психотроп препаратларга тест уздылар.

Район дәваханәсе хезмәткәрләре белән берлектә өч көн дәвамында барлыгы 333 тест ясалды. Тикшерү нәтиҗәсендә психотроп һәм наркотик матдәләргә карата уңай тестлар ачыкланмады. 
 


Нет комментариев