Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзәтмәләр безнең файдага булачак

25 июньдә районда Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды. Ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тукай районында 44 участок эшләячәк. Сайлауларның беренче көненнән үк тукайлылар активлык күрсәтә. 

Район башлыгы Фаил Камаев һәм республика вәкиле – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Олы Шилнә авылында урнашкан 2648нче сайлау участогында үз фикерләрен белдерделәр. 
Район башлыгы әле-ге сәяси вакыйганың мөһимлеген ассызыклады, аннан беркем дә читтә калырга тиеш түгеллеген белдерде. Конституциягә төзәтмәләр Россия Федерациясен ныгытуга, Президент Владимир Путин җитәкчелегендә илнең тотрыклылыгын саклауга юнәлдерелгән. Фаил Камаев бүгенге шартларда барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәргә кирәклеген дә әйтеп үтте. Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да саклык чаралары белән тәэмин ителгән. 
Бюллетеньдә бер сорау: «Сез РФ Консти-туциясенә кертелә торган төзәтмәләр белән килешәсезме?» Вариантлар икәү: «Әйе» һәм «Юк». Сайлаучылар шуларның берсен билгели. 
Кичә 44 сайлау учас-тогының барысы да эшен башлады. Участоклар 25, 26, 29, 30 июньдә 13.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. 27 июньдә, шимбә, 13.00-16.00 сәгатьләрдә, 28 июньдә, якшәмбе, 9.00-12.00 сәгатьләрдә халыкны көтә. Тавыш бирү барлык куркынычсызлык чараларын үтәп башкарыла. Бюллетень алганда паспортны комиссия әгъзасына бирмисең, читтән генә ачып күрсәтәсең, һәр тавыш бирүчегә аерым ручка, маска һәм перчатка бирелә. Аларны сайлаучы участокта калдырмый, үзе белән алып чыгып китә. Керү урынына антисептик куела. Әлбәттә инде, тавыш бирүчеләр дистанция саклап кына керә. Тавыш бирү кабина эчендә башкарыла. 
Теләгән һәркем өйдән генә тавыш бирә ала. Моның өчен, гариза язып, вакытын күрсәтеп, сайлау комиссиясе әгъзасын өйгә чакырырга кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша, сайлау комиссиясенә шалтыратып калдырырга була. Өйдән шулай ук җиде көн дәвамында – 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. 25, 26, 27, 29, 30 июньдә комиссия әгъзаларын өйгә 9.00-12.00 сәгатьләрдә, 28ендә 13.00-16.00 сәгатьләрдә, 1 июльдә 8.00-20.00 сәгатьләрдә чакырырга мөмкин.
Әгәр сез бер урында теркәлеп, икенче урында яшисез яки вакытлыча шунда торасыз икән, шулай ук торган урында тавыш бирү өчен гариза язарга була. Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәкләр һәм территориаль сайлау комиссиясе мондый гаризаларны 5 июньнән, участок сайлау комиссияләре 16 июньнән кабул итә. Өйдән тавыш бирүгә 1 июль көнне 17.00 сәгатькә кадәр гариза бирергә мөмкин. Ә 1 июль – бөтенроссия тавыш бирү көне, чәршәмбегә туры килсә дә, РФ Президенты Указы белән ял көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев