Яңалыклар

Тукайлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

29 июньдә, җомга көнне, бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уза.

Республикада барлыгы 55 мәйданчыкта кабул итүләр узачак. Безнең районда мондый чара «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итү урынында (Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 8/1 йорты, социаль яклау идарәсе бинасы) иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр уздырыла. Халыкның сорауларына юристлар, прокуратура, суд приставлары хезмәтләре вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар җавап бирә. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев