Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Сарапулда кунакта

Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация Удмуртия Республикасы Сарапул шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Монда татар милләтеннән булган 10 мең кеше яши. Фаил Камаев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән аларны бәйрәм белән котлады.
Сарапул сәхнәсендә Тукай районының үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Халык аларны көчле алкышларга күмде.
Фаил Камаев киләчәктә бу шәһәрдә милли бәйрәмне тукайлыларның да оештыра алуы турында әйтеп үтте. Удмуртия Республикасы вәкилләре безнең Сабантуйда да хөрмәтле кунаклар булачак. 

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев