Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар – «ЛУКОЙЛ» бәйгесе җиңүчеләре

Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында «ЛУКОЙЛ» җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектларының унынчы юбилей бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Республикада аларны «РИТЭК» АҖ тәкъдим итә. Бәйгегә Татарстан буенча барлыгы 766 проект тәкъдим ителгән. Грантны 153 җиңүче алачак, грант фонды 25 млн сум тәшкил итә. Татарстан Республикасында конкурс 10 ел рәттән уздырыла. Бу вакыт эчендә 6,8 мең гариза каралган, 1406 проект гамәлгә ашырылган.

Шунысы сөенечле, грант отучылар арасында тукайлылар да бар. «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты «Преодоление границ» проекты белән җиңү яулады. Ә «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» балалар бакчасы коллективы «Спорт» номинациясендә абсолют җиңүче дип табылды. Алар бу бәйгедә «Мы со спортом на Ты» проектын тәкъдим иткәннәр иде. Шулай ук «Экология» номинациясендә «Экомир вокруг меня» проекты да җиңүгә иреште. Иң яхшы проектлар иясе булган «Лебедушка» балалар бакчасы мөдире Ләйсән Шакирова ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясенең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов кулыннан 300 мең һәм 200 мең сумга сертификатлар алды.
Бәйгегә старт март азагында бирелгән булган, гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителгән. Үз проектын Ләйсән Шакирова нәкъ шушы дүрт айда эшләп чыккан.
– Максат куя белсәң, проектны әзерләүнең бернинди катлаулылыгы юк. Мин үзебезнең балалар бакчасында тормышка ашырырга мөмкин булган проект әзерләдем. Шулай ук балаларның спортка карашы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чаралары, спорт җиһазларына ихтыяҗның актуальлеге турында да билгеләп үттем. Шөкер, безнең проектны үз иттеләр. Әлеге проектта катнашу – хыялларны тормышка ашыруда өстәмә финанс чараларын җәлеп итү өчен яхшы мөмкинлек. Минем хыял исә бакчаны тагын да матур, заманча, уңайлы итү, – ди җиңүче.
Әйтергә кирәк, Ләйсән Шакированың социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә беренче җиңүе түгел. 2017 елда ук 80 мең сумлык грант акчасына балалар бакчасына музыка аппаратурасы алган. 2018 елда грант хисабына музыка залын экран һәм проектор белән тулыландырганнар, ноутбук алганнар, спорт мәйданчыгына яңа җайланмалар урнаштырганнар. Узган ел грант күләме 150 мең сум булган. Быел да планнар зурдан.
– Беренчедән, бер группага экран һәм проектор алырга планлаштырабыз. Икенчедән, спорт мәйданчыгын җиһазлар белән тулыландырырга кирәк, өченчедән, балалар бакчасы территориясен төзекләндерү дә урынлы булыр, – ди Ләйсән Шакирова.
Чынлап та, «Лебедушка» балалар бакчасының шәһәр бакчалары белән бер рәттә торырга бөтен мөмкинлекләре бар. Биредә шартлар шәhәрнекеннән ким түгел. 2018 елда бинага капиталь ремонт ясалган иде. Бакчаны төзекләндерүне «Татнефть» җәмгыяте үзенең социаль программасы кысаларында башкарып чыкты. 1977 елда төзелгән балалар бакчасына «икенче гомер» бүләк итүгә 16,3 млн сум акча тотылды.
Бүген балалар бакчасына 134 бала йөри. Алар заманча шартларда һәрьяклы үсеш ала, тулы канлы тормыш белән яши. Грантлар ярдәме шартларны тагын да яхшыртачак. 
– Лукойл» җәмгыятенең 10 ел дәвамында республикада шундый конкурс үткәрүе өчен бик зур рәхмәт. Бу традиция дәвам итәр дип ышанам, – ди Ләйсән Шакирова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X