Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар өченче урында

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам иткән санитар-экологик икеайлык кысаларында барлыгы 3131 тәртип бозу очрагы теркәлгән, 1093 беркетмә төзелгән. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен уздырылган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Санитар-экологик икеайлыкта санкцияләнмәгән чүплекләрнең табигатькә зыян салуы турында борчылып 1507 шалтырату очрагы теркәлгән. Гомуми күләме 5,3 млн сумнан артык булган штраф салынган. Бу узган елга караганда дүрт тапкыр кимрәк. Бу РФ хөкүмәте карары нигезендә барлык планлы тикшерүләрнең туктатылып торуы белән бәйле. Тирә-як мохитне чүпләү, табигатьне пычрату, санкцияләнмәгән чүплекләр ясауны ачыклау өчен 70тән артык фотокапканнан (фотоловушка) файдаланылган. Көнкүреш, сәнәгать калдыкларын яшел зонага, урманнарга чыгару очракларын ачыклау һәм закон бозучыларны җавапка тартуда фотокапканнар куллану ысулы алда да кулланылачак. 
Икеайлык чорында 26 конкурс һәм акция үткәрелгән. Районнар арасында «ЭкоЯз-2020» республика акциясендә Тукай районының III урын алуы турында да брифингта хәбәр ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев