Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында «Тонировка» рейды үтте

Бүген, 11нче ноябрь көнне, Яр Чаллы – Борды юлының 1нче километрында алгы пыялалары тиешле күрсәткечләрдән караңгы булган транспорт чараларын ачыклау буенча рейд узды.

Фотолар Тукай районы ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан ике автомобиль йөртүче РФ Хокук бозулар турындагы административ кодексның 12.5 маддәсе 3.1 өлеше нигезендә административ җавапка тартылган. Аларның һәрберсенә 500 сум күләмендә штраф түлисе булачак.
Татарстанның Эчке эшләр министырлыгының Дәүләт автоинспекциясе искәртә: техник регламент кагыйдәләре буенча алгы һәм ян-яктагы алгы тәрәзәләрдән яктылык төшү 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, машинада йөрү тыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев